Ә ул җырлый...

Category: Poetry
(Баллада)

Инде булган хөкем карары,
Минутлары аның санаулы.
Һичнигә дә ләкин карамый;
Куркытуны, һичбер янауны
Теләми ул хәтта тыңларга:
«Буйсынмыйча үләм боларга».

Каты ябып тимер ишекне,
Чыгалар да алып Фучикны,
Көзнең юеш, тымызык таңында
Эшафотка алып баралар.
Соңгы юлы... Тирә-ягында
Чыңгылдыйлар тимер дагалар.
Чыңгылдыйлар тимер дагалар:
«Башыңа без тиздән җитәбез,
Йөрәгеңне изеп китәбез,
Тормышыңны таптап үтәбез», —
Дип чыңгылдый тимер дагалар..
Аны шулай соңгы җәзага, —
Эшафотка алып баралар.

Чәчләренә каны укмашкан,
Богауланган аяк-куллары.
Ә ул җырлый... Аның җырына
Камералар бердәм кушыла:
Тотып башын горур, югары.
Хәл ителгән авыр язмышы:

Әмма кушып йөрәк тавышын,
Җыр башлый ул... Күпме көтелгән
Ирек җырын ничек тыясың?!
«Кузгал, уян, ләгънәт ителгән
Коллар һәм ачлар дөньясы... »
Моабитның ишегалдына
Кыйный-кыйный алып чыкканда,
Аерылганда якты дөньядан —
Соңгы минутлары сукканда,
Көчәя җыр... Юлиус авызына
Маташалар чүпрәк тыгарга.
Бүленсә дә җыры аз гына,
Буйсынмый ул ләкин моңарга.

Буйсынмый ул ләкин моңар да;
Богауланган аяк-куллары.
Ә ул атлый, үзе хакимдәй,
Тотып башын горур, югары,
Тотып башын горур, югары.

Суга палач... Тагын җыена,
Китермәскә теләп һушына
Ә ул җырлый... Аның җырына
Камералар бердәм кушыла:
«Кузгал, уян, ләгънәт ителгән
Коллар һәм ачлар дөньясы... »

Available translations:

Tatarish (Original)