Ай калыкса — сагышларым арта,
Йөзләремә куна айның төсе.
Ай калыкса — күңелем сиңа тарта,
Аем диеп килә эндәшәсе.
Аем минем, моңга тулган аем,
Төннәремдә, зинһар, ташлап китмә,
Аем минем, моңга тулган аем,
Күкләремне минем айсыз итмә.
Ай калыкса — әрнүләрем китә,
Айның моңы җанны сара килеп.
Ай калыкса — уйларымда тик син,
Эндәшәсем килә аем диеп.
Аем минем, моңга тулган аем,
Хыялымны, зинһар, ташлап китмә.
Аем минем, моңга тулган аем.
Күңел күкләремне айсыз итмә.