Әнә чүлмәк: анар катык тутырган;
Менә хәлфә: башы мантыйк тутырган.
Әнә карга: мәчет өстенә кунган;
Менә шәкерт: указлы мулла булган.
Әнә чеп-чи бәрәңге кәлҗемәсе;
Менә «Тәхрире мәрьәт» тәрҗемәсе.
Мантыйк — формаль логика.
"Тәхрире мәрьәт" — «Хатын-кыз азатлыгы».