Ак елан

Category: Fiction prose
Genre: Fairy-tales

Бер хан бар иде. Ул беркөн төш күрде. Иртәгесен йортка яр салды:

— Кем дә кем алдыма килеп төшемдә ни күргәнемне әйтсә, аңа бер тылуб тыла бирәм. Әгәр дә алдыма килеп күргән төшемне әйтә алмаса, башын кисәм.

Янә ул заманда бер бик ярлы, фәкыйрь ир бар иде. Ул ирнең хатыны, иренә дошман булып, һәрдаим аны үтерү нияте белән йөри иде. Шушы хатын, әлеге сүзне ишетеп, хан каршына килде һәм әйтте:

— Патшакаем, төшеңнең тәгърифене минем ирем белә, белсә дә әйтми, — диде.

Хан, хатын сүзенә ышанып, шунда ук кеше җибәреп, ул байгышны чакыртты. Мескенчәк юлда бу хәлгә зар елап, Тәңрегә тилмереп вә аннан ярдәм сорап, җаныннан өмет өзеп килгәндә, аңа Ак Елан очрады. Елан сәлам бирде. Бу фәкыйрь галәйкә бирде.

Елан сорады:


— Әй, адәм, кая барасың вә каян киләсең, вә ни өчен елыйсың? Бу фәкыйрь хәл-әхвәлен сөйләп бирде:

— Ханыбыз бер төш күргән. Кем дә кем төшемне юрый, шуңа бер тылуб тыла бирәм. Юрый алмаса, башын кисәм, дип әйткән.

Елан әйтте:

— Хәваһласаң барырсың, хәваһламасаң бармассың. Ир әйтте:

— Минем хатыным бар, ул миңа дошман. Һәркайчан мине үтерү нияте белән йөри. Бу хәбәрне ишеткәч, хан янына барып әйткән: «Синең күргән төшеңне минем ирем белә, белсә дә әйтми», — дип. Ханның кеше җибәреп мине алдыруының сәбәбе шул, — диде.

Бу сүзне ишетеп, Ак Елан әйтте:

— Әгәр мин аның төшен сиңа әйтсәм, син үлемнән котыласың, ул бер тылуб тыланы миңа китереп бирерсеңме? — диде.

Фәкыйрь әйтте:

— Алтын белән көмештән җан яхшы. Әгәр үлемнән котылсам, берсе дә кирәкмәс — һәммәсен китереп бирермен, — диде.

Елан әйтте:

— Барып керүең белән хан синнән сорар: «Әй, гариб, мин төшемдә ни күрдем?» — дип. Син җавабында: «Төшеңдә кашкар күрдең», — дип әйт. Аннан соң ул сиңа бер тылуб тыла бирер, син ул тыланы һич тә хыянәтсез миңа китереп бир, — диде.

Бу сүзне әйткәч, Ак Елан белән ир хушлаштылар. Елан — үз юлына, фәкыйрь хан янына китте. Менә ул хан йортына килеп җитте. Өенә керде, сәлам бирде. Хан да галәйкә бирде. Аннан:

— Әй, гариб, мин төшемдә ни күрдем, әйт?! — диде Гариб:

— Син кашкар күрдең, — дип әйтте.

Хан шунда ук бер тылуб тыла бирде. Гариб, патша сараеннан чыгып, Ак Еланга бармыйча, туры өенә качып кайтты. Аннан соң ул тылага бик күп елкы, хайваннар һәм мал сатып алды. Бай булды. Көн күрүе яхшырды.

Бер вакыттан соң хан янә бер төш күрде. Тагын гарибне чакыртты. «Әгәр тапса, бер тылуб тыла бирәм, тапмаса, башын кисәм», — диде.

Бу гариб электә бик ярлы иде, бай булды. Хәзер җаны элеккедән дә татлы иде. Бик каты елады. Ахырда чарасызлыктан: «Барам!» — диде. Торды да юлга чыкты. Юлда бик зар елап, җаныннан өмет өзеп килгәндә, баягы Ак Еланга тап булды. Гариб сәлам бирде. Елан галәйкә бирде дә:

— Әй, гариб, кая барасың һәм ни өчен елыйсың? — диде. Гариб әйтте:

— Хан тагын төш күргән, «белсә, бер тылуб тыла бирермен, белмәсә, башын кисәрмен» дип, мине төшен юрамакка чакыртты. Инде башымның китүе шулдыр.

Елан әйтте:

— Мин беләм, ләкин сиңа әйтмим. Син теге вакытта миңа ялганладың, тыланы бирми алдап качып киттең.

Гариб:

— Бу төшнең тәгърифен әйтсәң, мине бу үлемнәнф коткарсаң, монысын гына түгел, алдагы тыланы да китереп бирермен, — дип ант эчте.

Елан әйтте:

— Бу юлы алдама. Башка бер вакытта да кирәк булырмын. Инде әйтим, ханга барып сәлам бир дә: «Син төлке күрдең», — дип әйт. Аннан, бер тылуб тыланы алып, кире миңа кайт.

Гариб бу сүзне ишетеп, шат булып, хан янына килде. Сәлам бирде. Хан сорады:

— Мин төшемдә ни күрдем, әйт?! — дип. Гариб әйтте:

— Син төлке күрдең, — диде.

Хан бер тылуб тыла бирде. Гариб, Ак Еланга бармый, тагын өенә качып кайтты. Элеккедән дә бай булды, уйнады, көлде. Байлыгына горурланып, тәкәбберләнеп йөрде.


Баягы хан янә бер төш күрде. Янә әлеге гарибне дәштерде. «Тапса, бер тылуб тыла бирәм, тапмаса, башын кисәм!» — диде. Ир, бу сүзне ишеткәч, тагын да катырак елый башлады: «Ак Еланны алдадым, бу вафасыз дөньяда кала торган мал өчен бит», — диде. Авырлык белән юлга чыкты. Җаныннан өмет өзеп килгәндә, каршысында янә Ак Елан пәйда булды. Моны күреп әйтте:

— Ялганчы гариб, ике үлемнән котылдың, өченчесендә — тотылдың. Гариб әйтте:

— Әй Ак Елан, мине ике үлемнән азат кылдың, мин, синең кадереңне белми, ул яман эшләрне эшләдем, инде тәүбәгә килдем. Бу үлемнән азат итеп, аталык мәрхәмәтен, аналык шәфкатен кылсаңчы. Әүвәл — Алла каршында, икенче үзең каршыңда кыямәт көнне мәхшәрдә миңа ялганчылык атын кушма. Дөнья эшен дөньяда бетерим һәм сиңа бирәчәк тылаларның барчасын тапшырып китим.

Ак Елан бу сүзне хуш күрде, әйтте:

— Бар, ханның өенә кер, сәлам бир. Ул синнән сораса: «Ни күрдем?» — дип, син әйт: «Төшеңдә куй күрдең», — диген. Ул сиңа бер тылуб тыла бирер. Син ул тыланы алып килеп миңа бир.

Аннан соң ир Ак Елан белән саубуллашып китте. Патша сараена җитте. Өй эченә кереп сәлам бирде. Хан да галәйкә бирде:

— Әй, гариб, мин төшемдә ни күрдем? — диде. Гариб әйтте:

— Син куй күрдең, — диде.

Хан бер тылуб тыла бирде. Ир, тыланы алып, Ак Еланга килде. Сәлам бирештеләр. Ир әйтте:

— Синең хәер-догаңда сау-сәламәт кайттым. Җаным михнәт чикмәде. Кабул ит, менә бездәге әманәт тылаң һәм өемдәге ике тылуб тыланы да сиңа китереп бирәм. Мин борынгы ике тылуб тыланы да сиңа бирергә ихлас күңелем белән ният кылган идем, белмим, ничек бирә алмадым. Хәзер дә акылсызлыгыма хәйран каламын.

Моңа каршы Ак Елан:

— Егет, мин сиңа моның ни өчен шулай килеп чыкканлыгын әйтим, син яхшы тыңла: әүвәл хан бүре күрде. Ул заманда һәм ханның, һәм ил-йортның бүре булган вакыты иде. Бүре яхшылык белми. Шуңа күрә син дә, вәгъдәңдә торып, тылубны миңа бирмәдең. Аннан соң хан төлке күрде. Ул вакытта ил-йорт төлкедәй алдакчы булды. Шуның өчен син дә миңа ялган сүзләр әйтеп алдадың. Соңгысында хан төшендә куй күрде һәм золымлыгын ташлады, гадел булды, йорт та тугры булды. Хан запмм булса, ш-йорт тәртипсез, угры, үтерүче булыр. Хан гадел булса, йорт тугры, инсафлы, суфи булыр. Синдә гаеп юк, гаеп ханда. Хан, төшендә бу өч хайванны күреп, тәүбәгә килде. Син дә миңа тыланы китердең. Ил-йорт яман булганда, син дә яман булдың; яхшы булганда, син дә яхшы булдың, һәрвакыт ил-йорт белән бергә булдың. Тыла үзеңә хәләл булсын! — диде дә күз алдыннан югалды.