Алдашасым килә үз-үземә...

Category: Poetry
Алдашасым килә үз-үземә.
Ышанасым килә ялганыма.
Ышанасым килә, язларымны,
Ялгыз язларымны
Тыныч кына каршы алырьма.

Ышанасым килә күзләремнең
Сине күргәч моңсуланмавына.
Яшәвемә синең моңнан башка,
Моңсыз гына,
Моң суламавыма.

Ышанасым килә, юри генә
«Яратам» дип җанны алдавыма.
Сагынмауларыма,
Сине күреп
Йөгреп чыкмавыма алларыңа.

Сиңа атап бер юл шигырь язмый,
Бер тамчы яшь түкми түзәремә.
Йөрәгемнең әрнемәүләренә
Сыкрап-сыкрап,
Үтеп үзәгемә.

Ышанасым килә бу дөньяга
Тып-тыныч бер караш ташларыма.
Тик ышана алмыйм...
Ул тынычлык
Язмагандыр язмыш ташларыма...

Available translations:

Tatarish (Original)