Алтын бөртекләр

Category: Fiction prose
Genre: Fairy-tales

Борын-борын заманда бер Ир белән бер Хатын яшәгәннәр. Аларның биш уллары булган.

Бердәнбер көнне боларның әтиләре Туган илне яклап яуга киткән. Ул кире әйләнеп кайтмаган,

сугыш кырында үлеп калган.

Ялгыз Ана биш малайны үзе генә тәрбияләп үстергән.

— Улларым,— дигән Ана, Егетләрне үз янына чакырып алган да.

—Мин сезне үстердем, хәзер үз көнегезне үзегез күрегез,— дигән.

— Без,—дигәннәр Егетләр,—үз көнебезне үзебез күрер идек, акчабыз юк бит. Син, Әни, безгә берәр генә бөртек булса да алтын бир.

— Алтын бирәм,— дигән Ана.— Бер бөртек түгел, мең бөртек. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде. Аны үзегез эзләп табыгыз!

— Табабыз, табабыз! — дигәннәр Егетләр.

— Ә-әнә,— дигән Ана,— Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? Шул ике тау арасындагы киң басуны күрәсезме? Шул басуга әтиегез алтын бөртекләре күмгән иде. Эзләп табыгыз шуны. Басуның җирен казыгыз. Җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез.


Биш Егет биш сабан белән күз күреме кадәр җирне сөреп чыкканнар. Аннары кәсләрне ваклап, тырма белән тырмалаганнар. Ә алтын бөртекләрен тапмаганнар. Шуннан Егетләр, бик күңелсезләнеп, Әниләре янына кайтканнар.

— Бер генә бөртек тә алтын тапмадык, әни! — дигәннәр.

— Борчылмагыз, улларым! — дигән Ана.— Табарсыз алтыннарны! — Әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шул җиргә, көз көне бодайны ургач, камылын йолкырсыз, бодай тамырына алтын бөртекләре эләгеп чыгар.

Егетләр Әниләре әйткәнчә эшләгәннәр. Бодай мул уңган, аны урганнар, сукканнар.

— Китерегез миңа үзегез иккән игенне! — дигән Ана. Егетләр Әниләре алдына капчык-капчык игенне китереп өйгәннәр. Ана кызгылт-сары бөртекләрне учына алып караган да улларына әйткән:

—Әтиегезнең җиргә күмгән алтын бөртекләре менә шулар инде, улларым.


Сез менә аларны эзләп таптыгыз. Инде хәзер үзегез көн итә алырсыз! — дигән.

Егетләр бер-берсенә караганнар да бәхетле елмайганнар.