Ап-ак карга ятып бер елыйсы килә...

Category: Poetry
Ап-ак карга ятып бер елыйсы килә:
Күз яшьләрем туңып бозга әйләнсен лә...
Җылы өмет итеп бер сорыйсы килә:
«Минем хәлдә инде, дөнья, әллә син дә?»

Һаваларга менеп бер җырлыйсы килә:
Җанымдагы бозлар эреп түгелсен лә...
Шыксыз бу җиһанны матурлыйсы килә:
«Бөтен дөнья назга-язга күмелсен лә...»

Хыялымнан әкрен... әкрен генә сүнәм...
Җиргә төшәм горур башны түбән иеп.
Дөнья карый миңа үзе өмет белән:
«Суыттыгыз мине, кем җылытыр?..» —диеп.

Available translations:

Tatarish (Original)