Бәхетемә тимә

Category: Poetry
Бәхетсезлек юраганда
Ник бәхет теләмисең?
Ничек җанны, тере җанны
Кызганмый телгәлисең?

Юраганнар юш килүчән.
Буш килерме, кем белә?!
Бәхетле булырсың диеп
Ник әйтмисең бер генә?!

Миңа дигән бәхетләрне
Озатырсың кайларга?
Телсәң тел җанны,
Тимә
Бәхет тулы айларга!

Гел әрнүле була алмый
Елларымның айлары.

Сагышлы елмаеп миңа
Бәхет тели Ай бары...

Available translations:

Tatarish (Original)