Байларга

Category: Poetry
Тукта, буржуй, юкка авызыңны ерып көлмә әле,
Бик ерак ул, чын сөекле Колчагың, тиз көтмә әле.

Көтмә юкка ул килер дип, ул килә алмый мәңге дә,
Тиз аны безнең кылыч җирдән озатыр мәңгегә.

Без юк иттек: Каледин, Корнилов, Дутовның барчасын,
Без тараттык ниндәен көчле немецның патшасын.

Без көтәбез тик бераз форсат, моны без эшлибез:
Колчагын һәм башкасын без чүпкә дә соң күрмибез.

Без корырбыз киң фронтларга чуеннан стена,
Газраилдай без барырбыз Колчагыңның өстенә.

Без көтәбез тик бераз форсат, моны без эшлибез,
Бар җиһанны коткарырлык чын куәтле, көчле без.

Ел йөрербез — кайтмабыз ташлап фронтны, үлмичә,
Йә Себергә дә кызыл байракны илтеп элмичә.

Available translations:

Tatarish (Original)