Бакчачы

Category: Poetry
Бик уңган безнең бакчачы бабай,
Яше үзенең туксанда бугай.
Ул кояш белән бергә кузгала,
Көрәген ала, җиңен сызгана.
Түтәлләр казый, гөлләр утырта.
Алмагачларның башларын кырка.
Түтәлне тутырып үсә җиләкләр,
Нәркис, миләүшә, сөмбел һәм мәкләр.
Язын бакчага кайталар кошлар,
Безнең кадерле канатлы дуслар.
Бигрәк күңелле май башларында,
Каеннар яфрак ярган чагында.
Шул чакта бабай кинәт яшәрә.
Талларга карап күзе яшьләнә.
Бу таллар бер көн үсеп җитәрләр —
Яшьләр бакчаны мактап үтәрләр.
Үлсә дә бер көн безнең бакчачы,
Һәр яз яшәреп яшәр бакчасы.
Шаулар сагынып дусты карагай,
Нинди бәхетле бакчачы бабай.
May 1943

Available translations:

Tatarish (Original)