Белмәдем

Category: Poetry
Алсу канга катты шинелькәем,
Нинди-нинди утка кермәдем!
Ә мәхәббәт сугыш ялкыныннан
Кайнар икән, шуны белмәдем...

Шуыша-шуыша пуля асларыннан,
Нинди-нинди тауга менмәдем!
Ә мәхәббәт таудан йөз мәртәбә
Биек икән, шуны белмәдем...

Көйгә салып йөрәк моңнарымны,
Нинди-нинди җырлар тезмәдем, —
Гыйшык тоту аннан мең мәртәбә
Кыен икән, шуны белмәдем.

Яраттым мин шуклык-шаянлыкны,
Күпме уйнап, күпме көлмәдем, —
Үзең сөеп, үзең сөелмәсәң,
Читен икән, шуны белмәдем.

Яраттым мин хаклык, дөреслекне,
Ялган белән сүзем төрмәдем, —
Сөйгән ярың боздай суык булса,
Авыр икән, шуны белмәдем.

Күпме янып, күпме кичермәдем,
Хыялланып күпме йөрмәдем, —
Тик аннан да матур, сөйкемлерәк
Яр бар икән, шуны белмәдем...

Available translations:

Tatarish (Original)