— Сез кайдан? — дип сорыйсыз.
— Без Казаннан, Иделдән.
Идел — эчкән су булыр.
Иделдә иген иккән,
Яшәгән, көнен иткән
Татарстан шул булыр.
— Сез кайдан? - дип сорыйсыз.
— Без Казаннан. Казанны
Идел кичкән — шул белер.
Урамнары ак ташлы,
Җырлый Сәйдәш, Такташны —
Татарстан шул булыр.
Сез кайдан? — дип сорыйсыз.
— Без Иделдән. Җиреннән
Кара алтын ургылыр.
Туфрагына Лениннан
Мәңгелек бәхет иңгән —
Татарстан шул булыр.