Бикләде дә куйды җанны...

Category: Poetry
Бикләде дә куйды җанны
«Ярамый» дигән йозак.
Бер гомер яшәдем инде,
Яшәдем инде озак

Җансыз килеш.

Арыдым,
Шундый арыдым,
Җанымны биктә саклап.
Кычкырасым килә бүген
Үз йөрәгемне яклап,

«Ярый!» диеп.
Мәхәббәтсез җаннан
Җирдә
Җылы калмый, диеп.

Available translations:

Tatarish (Original)