Бөтнек чәчәкләре

Category: Poetry
Мин ярата идем,
бик ярата идем
Үзем туып-үскән җирләрдә
Шушы татлы бөтнек чәчәкләрен
Рәхәтләнеп
ятып иснәргә.

Бүген менә Польша кырларында
Мин аларга карап уйланам.
Узам гүя Идел буйларында
Җанга якын таныш юллардан.
Әйтерсең лә мендем Урал-тауга,
Саф һавасын сулап илемнең.

Күрәм гүя серкә очыруын
Дүртөйлемдә үскән игеннең.
Күңел, күңел!
Менә күз алдымда
Туган якның оча кошлары:
«Бергәләшеп тизрәк тар-мар итик, —
Диләр гүя, — явыз дошманны!.. »
Ят җирләрдә шулай юл үтәмме,
Җыр язаммы туган Казанда,
Көчем арта, туган-үскән җирнең
Бер чәчәген искә алсам да!

Available translations:

Tatarish (Original)