Бу елның да соңгы ае керде...

Category: Poetry
Бу елның да соңгы ае керде,
Иске елның яуды яка кары. «Шатлан!» — диеп чәчләремә кунды,
Үбеп очты  кайнар яңакларны.

Очып китте
Яңа елга каршы.
«Шатлан!» — диеп тагын кемгә кунар?
Күзләремә тулган ионнарымны
Тоеп өлгердеңме, бәгърем, кар?!.

Available translations:

Tatarish (Original)