Бүгенге марш

Category: Poetry
Хәзер тормыш безнең илдә
Тынычланды, җайланды;
Эшчеләрнең йөрәкләре
Кызылланды, алланды...
Эшчеләрнең йөрәкләре
Кызылланды, алланды...

Хәзер гөрләп, бергә-бергә
Җимерек илне төзибез,
Үзебез — тәхет, үзебез — патша
Үзебез, үзебез, үзебез!
Үзебез — тәхет, үзебез — патша
Үзебез, үзебез, үзебез!

Әйдә, чүкеч, өз тимерне!
Яңгырасын Җир шары!
Ишетелмәсен күп-күп еллар
Шаулап килгән ил зары!
Ишетелмәсен күп-күп еллар
Шаулап килгән ил зары.

Ишетелмәсен мескен, гарип,
Ятимнәрнең егълавы;
Ишетелмәсен даңгыр-доңгыр
Чиркәүләрнең кыңгыравы;
Ишетелмәсен алла-валла
Мәчетләрнең ыңгравы!

Безне алар артка таба —
Артка таба өндиләр;
Җитәр-җитәр, бик күп бездән
Шаркылдашып көлделәр!..
Җитәр-җитәр, бик күп бездән
Шаркылдашып көлделәр!..

Тәхте-таҗы патшаларның
Җимерелсен, тапталсын!
Бөтен дөнья эшчеләре
Моны белсен, шатлансын!
Бөтен дөнья эшчеләре
Моны белсен, шатлансын!

Available translations:

Tatarish (Original)