Бюрократ әби

Category: Poetry
Васфи әби, утын юкка аптырап,
Бригадирга бара бер көн ат сорап.

Ә бригадир телефонга ябыша,
Бу карчкны күрмәмешкә салыша.

Әй сөйләгән, әй җавап биргән була,
Микрофонга кычкырган, өргән була.

Озак көткәч, түзми карчык, сүз ката.
Ачуланып Гайфи аны туктата:

- Күрмисеңме, башлык белән сөйләшәм!
Кайсыгызны тыңлыйм, син дә сөйлөсәң?

Фикеремне чуалттың, - ди, - тиргәнә,
Телефонга сөйли башлый ул янә.

Көтеп арыгач, басып торган көенә,
Әби, мескен, кайтып киткән өенә.

... Җиткән җәйләр, өлгергән ди ашлыклар,
Йә ертык ди, йә тишек ди капчыклар.

Бар колхозчы басуда йә кырда ди,
Авылда тик карчык-корчык кына ди.

Яматырга Гайфи тишек капчыкны,
Кәнсәләргә дәшә Васфи карчыкны.

Килмәгәч ул, өч чакырып көненә,
Үзе китә Гайфи аның өенә.

Күрү белән бригадирның шәүләсен,
Намазлыкка бөгә карчык гәүдәсен.

Әй укыган, әй дога кылган була,
Күзләрен бер ачкан, бер йомган була.

Бер турая, бер янә иелеп ала,
Намазлыкка маңгае тиелеп ала.

Уңга-сулга бер сәләм биргән итә
Һәм яңадан сәҗдәгә иңгән итә.

Озак көткәч, түзми Гайфи - сүз ката,
Ачуланып карчык аны туктата:

- Күрмисеңме, Ходай белән сүләшәм!
Кайсыгызны тыңныйм, син дә сүләсәң?

Намазымны боздырдың! - ди, тиргәнә,
Намазлыкка башын ия ул янә.

Гайфи шул чак, ачуыннан күбенеп,
Чыгып китә "бюрократ!" дип сүгенеп.

Available translations:

Tatarish (Original)