Чиста бул

Category: Poetry
Дус егетләр, иптәш кешеләр,
Тагын шуны белегез:
Маневрда йөргән чакта,
Чиста килеш йөрегез!

Безнең Абдул аякларын
Гомере буе юмыйдыр,
Ә соңыннан көн буена
Аксап-туксап йөридер.
Их Абдулла, булыр микән
Акылланыр чакларың?
Бүген тагын котелогың
Юмый читкә ташладың!..
Алма, кыяр сатып алсаң,
Юмый-нитми ашыйсың,
Иртә белән:
— Дезинтер,—дип,
Җирдә ауный башлыйсың.
Юлга чыксаң, ялкауланып,
Кайнаган су алмыйсың,
Кайнамаган сулар эчеп,
Көн аралаш аурыйсың.

Их Абдулла, булыр микән
Акылланыр көннәрең?
Ял иткәндә ял итмисең,
Азып үтә төннәрең.
Иртә белән юлга чыккач,
Йоклый-йоклый барасың;
Бозау кебек ава-түнә
Һаман артта каласың...
Тәмәке тартканны күрсәң,
«Сорок» сорап аласың,
Очын да өзеп ташламый,
Авызыңа кабасың...
Их Абдулла, булыр микән
Акылланыр чакларың?
Бөтен полкта синнән начар
Армеецны тапмадым.

Йөргән чакта сулышыңны
Аузың белән аласың,
Шуның өчен дүрт чакрым да
Бара алмый арасың...
Атнада бер битең юсаң,
Анда да белдертәсең,
Кеше сөлгесенә, алып,
Йөзләреңне сөртәсең...

Хатын-кызлар очрап куйса,
Кемлегенә карамый,
Дусланасың... үбешәсең...
Безобразие!.. Ярамый!
Их Абдулла, болай йөрсәң
Күп аурулар алырсың,
Исән башың һәлак булыр,
Калека булып калырсың...

Available translations:

Tatarish (Original)