Давыл чәчәкләре

Category: Poetry
Печән җиткән, мин болында йөрим,
Тугайларга күңлем табынды.
Озын, сары давыл чәчәкләре
Көтеп утыра кебек давылны.

Җир өстеннән күпме давыл узды,
Бөтерелде күпме өермә...
Утыра шомлы давыл чәчәкләре,
Куркам никтер якын килергә...

Кыңгыраулар, сары кыңгыраулар
Сизәрләр дә давыл кубарын,
Хәбәр Салып, уятырлар төсле
Бу тынгысыз җирнең улларын.

Юк, купмасын иде кабат сугыш...
Кыңгыраулар нигә кагарга?
Халык җыена, ничәнче кат җыена
Чын-чынлап бер яшәп карарга.

Available translations:

Tatarish (Original)