Егет һәм үлем

Category: Poetry
(Н. Островскийга)

Бер егеткә үлем килә:
— Мин сине аламын! — ди.
— Булмас, — ди егет аңарга, — 
мин исән каламын,- ди.

Шундый батыр була егет,
андыйлар була сирәк!
Ләкин үлем куркынычы
астында кала кинәт.

Үлем бер суга — егетнең
аягы йөрми башлый;
тагын бер суга — егетнең
күзләре күрми башлый.

Паралич була егеткә,
сугыла үлем килеп.
Ә егет аннан курыкмый,
үлемнән көлә егет.

Үлем сорый бу егеттән:

— Нәрсәдән көләсең, — ди, — 
яртылаш үлдең бит, тиздән
бөтенләй үләсең! — ди.

— Барыбер бушка, — ди егет, — 
минем үлүне көтү;
бу суыну — үлү түгел,
яшәүгә күчеп бетү!

Егетнең бу сүзләренә
аптырап йөри үлем,
Франко таптап йөргән кебек
Мадрид капкасы төбен.

Якынлаша барган саен
үлемнең кара көче,
кара фонда балкыйрак
күренә бара көче.

Паралич гәрчә басса да
бу егетне тау булып;
егет түземе астында ул
кала пьедестал булып.

Бу көрәштә аз гына да
чигенеп төшерми тап,
үлемгә һөҗүм итүче
ул егет хәзер — китап.

Яши халык, укый халык
аның гомерен шатланып;
үлми егет, яши егет,
миллионга кабатланып.

Available translations:

Tatarish (Original)