Эскадрон бара

Category: Poetry
Эскадрон бара.
Һава тын, коры.
Яңгырап кала
Тояклар җыры.

Егетләр тыныч
Шәп аргамакта.
Билләрдә — кылыч,
Башларда — каска.

Җиңеп дошманның
Канлы сафларын,
Чистартып илнең
Изге туфрагын,

Далалар буйлап
Эскадрон чаба,
Барган юлында
Киртә юк аңа.

Каршылый безне
Авыллар, өйләр,
Түземсез көткән
Апа, әниләр.

Ягымлы караш
Һәм җылы сүзләр.
Яшь белән балкый
Шатлыклы күзләр.

Егетләр батыр,
Мактауга ия.
Бу сафта бара
Комсомолия!

Available translations:

Tatarish (Original)