Эзлим

Category: Poetry
Дүрт ягым рухсыз,
Тормышым нурсыз,
Интегә рухым
Эсседә сусыз.

Сибә ай нурын,
Аны нур димим,
Тормыш юлларын да
Мин юл димим.

Шау-шу, шатлыклар
Миңа чит, никтер...
Сызлыйм, моңланам
Әллә ничектер...

Талпына, сызлый
Һамиан йөрәгем,
Чәчәк аталмый
Изге теләгем.

Илаһи нурлар
Эзлим, табалмыйм,
Бу вак нурларга
Туктап кадалмыйм.

Available translations:

Tatarish (Original)