Фрагментлар

Category: Poetry
(«Мәсгут батыр» эпосы)
Мәскәү килер, безне азат итәр
Бу караңгы бирән базыннан.
Чөнки аның ахак байрагына
«Азатлык һәм яшәү» язылган.

* * *

Кызыктырма, яшьлек, кызың белән,
Мин карт инде, яшьләр кызыксыннар,
Билгә җиткән җитен сакалым бар,
Буйга җиткән җитез кызым бар.
December 1943