Гашыйк hәм сыер

Category: Poetry
Мин чәчәкләр җыйдым, сөеклемә
Бәйләм итеп бәйләп китердем.
Күрсен иркәм аның кулдалыгын
Йөрәгемнең, бәхтем, иркемнең.
Аһ, ни гарьлек, кызым чәчәкләрне
Тәрәзәдән тышка ыргыткан.
Ә аларны сыер ашап киткән...
Ничек түзим үлми хурлыктан?!.
Гашыйк сүзен сыер ишетте дә,
Гаҗәпләнеп, башын селкеде.
—Исем китә, - диде, - бу гашыйкка,
Карап торсаң, кеше шикелле!
Аңламыйча, ахмак, эшнең төбен,
Нигә шулай кыза, тузына?
Мин ашасам аның чәчәкләрен,
Сөт бирәм бит сөйгән кызына.
Минем сөттән аның йөзе алсу,
Минем сөттән — таза, сөйкемле,
Төне йомшак, аның тешләре ак,
Яңа сауган сөтем шикелле...
Уйга калды гашыйк...
— Чын да, - диде, -
Ник тиргим мин бу сөтбикәне?
Ул бит көн дә кырдан үлән җыеп,
Каймак белән сыйлый иркәмне!
Азык булсын гөлем сыерына,
Мин теләмим артык һичкемне!
Миңа шул да бәхет, әйдә, иркәм
Каймак итеп эчсен гыйшкымны...
Һәм юанды гашыйк...
Хәзер көн дә
Чәчәк җыеп чишмә буенда,
Кызга түгел, китереп чәчәкләрне
Ул ашата икән сыерга.
1943