Хакыйкать төсе

Category: Poetry
Хакыйкать ул
Асылда
Ап-ак була.
Ана сөте төсле
Саф, пакь була.

Хакыйкатьнең була
Кызылы да,
Канга манчылганда
Көрәш кызуында.

Хакыйкатьнең булмый
Чуары, аласы
Һәм шулай ук булмый
Карасы.

Хакыйкать ул
Асылда
Ап-ак була.
Ана сөте төсле
Саф, пакь була.

Хакыйкатьнең очрый
Кайчак сарысы,
Чагылганда аңарда
Җиңелү сагышы.

Тик саклагыз аны
Пычратудан:
Күгәрә һәм пычрана ул
Тик ятудан!

Available translations:

Tatarish (Original)