Хыял

Category: Poetry
Ялыктырды инде бикле тормыш,
Көне-төне һаман бертөрле.
Ирексезлек, тарлык йөрәктәге
Бар өметне, дәртне үтерде.
Таш диварлар алды шатлыгымны,
Биреп картлык, кайгы, ютәлне.
Ишегемә барсам, ишек бикле,
Тәрәзәмә килсәм — челтәрле.
Һәр таң көтә мине дар агачы,
Кайгы арта кайгы өстенә.
Яшәү миңа татлы хыял гына,
Шатлыкларым авыр төш кенә.
Сирәк-мирәк тимер челтәр аша
Таң нурлары күктән коела.
Ал яулыгын ябынып минем янга
Бәхетем килә төсле тоела.
Сөйгән кызым кебек елмаер да,
Үбәр тесле үрелеп ирнемнән.
Һәм чакырып ирек бәйрәменә
Ул җитәкләр төсле җиңемнән.
Әйтер төсле: «Мине юкка гына
Көтмәдең син көн дә зарыгып.
Килдем сиңа ирек, яшәү алып,
Гомерең таңы булып, кабынып».
Хыял, хыял!.. Нинди ләззәтле син,
Ташламыйсың мине һичкайчан.
Бу тарлыкта ялгыз нишләр идем,
Ярый әле син бар, ичмасам!
Беләм, ләкин яшәү килмәс миңа,
Бар хыялым шунда табылыр:
Бәхет, яшәү илгә бүләк итеп,
Җиңү таңы тиздән кабыныр.
November 1943