И, Әнкәем – сыңар канат

Category: Poetry
И Әнкәем – сыңар канат…
Сабыр канат – бәгырьләрем
Телгәләнә сиңа карап!
Сыңар канат…

И Әнкәем – сыңар канат…
Җил иссә дә каерылыр,
Җил иссә дә сынар канат!
Сыңар канат…

И Әнкәем – сыңар канат…
Кирәк булса, безне яклап
Алышка да чыгар канат!
Сыңар канат…

И Әнкәем – сыңар канат…
Безне яклап, безне саклап
Беткәндер ул канат…канап!
Сыңар канат…

И Әнкәем – сыңар канат…
Безнең хакка барсына да,
Барсына да чыдар канат!
Сыңар канат…

И Әнкәем – сыңар канат…
Сыңар канат асларында
Үсәр идем кабат-кабат!
Сыңар канат…

11.01.03

Available translations:

Tatarish (Original)