Ил чигендә

Category: Poetry
Ярларыннан ташкан
Ташкыннардай,
Амур ага, Амур чайкала.
Күбекләнеп аккан елга суы
Дулкыннарын бәрә ярларга.
Батыр егет илнең чиген саклый
Шаулап аккан елга янында,
Горурлана постта торуы белән,
Чәчәк аткан яшьлек таңында.
Ул күзәтә Амур елгасының
Ярга бәреп шаулап акканын.

Көнчыгышның шаян җилләре
Камыш сабакларын какканын...
Батыр егет илнең чиген саклый,
Винтовкасын тоткан кулына.
Ерткыч фашистларга каршы булган
Нәфрәт уты яна канында.
Ул каршылый сызылып аткан таңны,
Постта килеш Амур янында.
Горурлана постта торуы белән,
Чәчәк аткан яшьлек таңында.

Available translations:

Tatarish (Original)