Илдә ниләр бар икән?

Category: Poetry
Тышта ниләр бар икән:
Юллар зәңгәр кар микән?
Боз тәрәзә алсулана,
Пожар микән, таң микән?
Тышта ниләр бар икән?

Бездә дә таң тугандыр,
Инде ул да торгандыр,
Бергә чаклар исенә төшеп,
Күңелләре тулгандыр...
Бездә дә таң тугандыр.

Уйлыйдыр ул: «Сау микән,
Эче тулы зар микән?
Хәсрәтләрен таратырга
Тәмәкесе бар микән?
Исән микән, сау микән?»

Аклы киемен кигәндер,
Бәлки, кайтыр дигәндер,
Зәңгәр карны ера-ера
Вокзалларга килгәндер...
Бәлки, табылыр дигәндер..

Илдә ниләр бар икән:
Юллар зәңгәр кар микән?
Һавадагы алсу шәүлә
Пожар микән, таң микән?
Илдә ниләр бар икән?

Available translations:

Tatarish (Original)