Илтифатлы оратор

Category: Poetry
Сүзгә-сүз кабатлады бу
Алдагы ораторны.
Рәис исә тәртип саклап,
Кыңгырау кага торды.

"Регламент!" дигән авазлар
Колакны яра торды.
Ниһаят, халык кул чабып,
Туктатты ораторны.

Бер генә кеше дә залда
Тыңламаса да речен,
Бетерде: — Рәхмәт сезгә,  —  дип,  — 
Игътибарыгыз өчен!

Available translations:

Tatarish (Original)