Йолдыздан да курка

Category: Poetry
Кайдадыр йөгрә иде кырлар буенча бер куян —
Дүрт аяклы һәм канатлы дошманыннан куркудан.

Шактый җир киткәч, бераздан тугъры килде бер суга;
Калтырый бәбкәм минем, һәр әгъзасы бер куркуда.

— Инде нишлим? — дип, куян торганда гакълыннан шашып,
Төштеләр ярдан суга барлык бакалар: «шып та шып!»

Мискинем күргәч бу хәлне, аз гына артты көче:
— Мин куяннан да җиһанда бар икән, дип, куркучы!

*

Аулыма кайтышта мин бер чит авылга туктадым;
Төн иде, кердем дә шунда бер агайда йокладым.

Күз йомалмый төн буе төрле исәп, уйлар белән,
Иртә торганга агаем, мин дә тордым таң белән.

Тиз генә чәйне эчеп, бакмый җиленә, даулына,
Юлга чыкмакчы буламын, тиз җитим, дип, аулыма.

Мин кичә кич монда чәчкән барча әйберне җыеп,
Инде китмәкче булам, тышкы киемнәрне киеп.

Шул вакыт күрдем: агай сумкамны рөхсәтсез ачып,
Нәрсәдер шунда сала тиз-тиз генә, миннән качып.

— Нишлисең, абзый? — дидем. Шунда агаем аптырый;
Куркынып киткән төсе, куллар да дер-дер калтырый.

— Мин, ди, салдым сумкаңа, йортымда калган, ди, «гәҗит»,
Мин түгел, ди, абзарауный һәм түгелмен, ди, җәдит.

Алмадым мин ул гәзитне, калганын да бик беләм,
Бу бака, хәтта ки, «Иолдыз»дан да курка дип көләм!

Абзарауный (образованный) — укымышлы.

Available translations:

Tatarish (Original)