Иртә белән

Category: Poetry
Җып-җылы, нурлы көн бүген.
Бер кош юына тышта.
Гаҗәпләнәм - үзе нәни,
Ә үзе нинди чиста!

Чирәмдәге чык суында
Коена да коена.
Аның чәчкән тамчылары
Җанлы сыман тоела.

Канатына ышкып ала
Нәни генә томшыгын.
Шифалы, тылсымлы диләр
Яландагы таң чыгын...

Юынырга онытканмын,
Тизрәк керим әле.
Урамдагы кошлар кебек,
Чип-чиста йөрим әле!

Available translations:

Tatarish (Original)