Исән калдыр

Category: Poetry
Итәгемне тетте, санап кара:
Нәкъ унсигез пуля.
Берәү шулай ансат исән кала,
Берәү шуннан үлә...

Кинәт җилен чәчләремә тидереп
Уклар үтте исеп,
Пилоткамны аркылыга кидереп,
Ике җирдән тишеп.

Кыл өстендә калдым шунча уктан.
Үз-үземне тиргим:
Нигә сакламадым шул пилоткам,
Шинелемне мин дим.

Ул чагында шатланырга моңа
Вакыт булмагандыр...
Мин хәзер шат, язмыш, моннан соң да
Шулай исән калдыр.

Available translations:

Tatarish (Original)