Испания улы

Category: Poetry
(Поэмадан өзек)

Сталинградта, һәлак булган көрәшчеләр
мәйданында, очучы Владимир Каменщиков
Һәм рота командиры Хафиз Фәттахетдинов
белән бергә испанлы Рубен Ибаррури күмелгән.

Ялкын белән, металл белән
Кушылган җир бу;
Һәрбер учы йөрәкләргә
Кысылган җир бу.
Снарядлар эзе калган
Һәрбер ташында,
Һәр күңелдә урын алган
Һәйкәл каршында
Тора ана сүзсез басып,
Күзләре яшьле.
Гүя, сагышын уртаклашып,
Баласы дәште:
— Яшең, әнкәй, салкын ташны
Эретсә иде;
Мине синең кайнар сулышың
Терелтсә иде.
Күзләреңә, әнкәй бәгърем,
Бер карар идем;
Һәм сүзсез дә йөрәгемне
Син аңлар идең...
— Аңлыйм, балам, бөтенесен,
Дөньяны күрдем;
Көрәшкә мин әткәеңне
Һәм сине бирдем.

Исән булсаң, иңнәреңнән
Бер сөяр идем;
Һәм зур кара күзләреңнән
Бер үбәр идем.
Син юк ләкин...

Каш өстенә
Куя да кулын,
Кичерә ул хәтереннән
Зур сугыш кырын:
... Янган дала... Ут сахрасы.
Еракта кояш бата.
Яшь капитан, корал кысып,
Алгы сызыкта ята.

Көтә рота атаканы,
Капитан Ибаррури,
Күтәрелеп калкулыктан,
Ерак киңлеккә карый;
Карый Идел офыгына,
Сагынып туган илен:
— Гренада, Гренада,
Гренадам минем!
Дошман тартып алды сине, —
Мин синнән яшьли киттем.
Совет иле, ирек иле,
Син мине улың иттең.
Улың иттең.
Карашыңда
Чагылды анам йөзе.
Әйтерсең лә язмышыма
Елмайды Ильич үзе.

Available translations:

Tatarish (Original)