Борын заманда бер алдакчы кеше булган, ди, теләсә кемне алдалый ала икән, ди. Үзен бик акыллыга санап йөргән тагын бер бай кеше бар икән, ди. Шул кеше әйтә икән:
— Мин шул Алдарга очрасам, аны һич тә алдатмас идем,— ди икән.
Бервакыт бу кеше юл буйлап барганда, күрә: юл буенда әлеге Алдар бер кәкре каенны терәтеп тора, имеш. Бу аның янына барып сораган:
— Я, дус, сине алдарга бик оста дип әйтәләр, мине дә алдый алырсыңмы икән, я алдап кара әле,— ди. Алдар әйткән:
— Нигә сине алдый алмам икән? Бик тиз алдар идем дә, янымда алдар капчыгым юк шул, өйдә калды, —дигән. Бу кеше үзенең уяулыгына ышанып, Алдарга әйткән:
— Бар, өеңнән капчыгыңны алып кил, мин монда көтеп торырмын,— дигән. Алдар аңа әйткән:
— Өйгә бик кайтыр идем дә, менә бу каен аварга тора, китәргә ярамый бит,— дигән. Бу кеше бик үрсәләнеп:
— Барсана, зинһар, капчыгыңны китерсәнә, син килгәнче, каенны үзем терәтеп торырмын,— дип, кәкре каенны терәп калган.
Алдар шул китүдән кире әйләнеп килмәгән, ди, бу кеше әле дә булса кәкре каенны терәп тора, ди.