Кайтасы иде...

Category: Poetry
Кайтасы иде әйләнеп
Балачак төшләренә,
Шатланып бер кычкырасы
Күлгә ай төшкәненә.

Зөһрә кызның чиләгенә
Бер уч җиләк саласы,
Чәч толымыннан бер бөртек
Энҗе йолдыз аласы.

Шул йолдызны җуйдым диеп
Иртән үксеп елыйсы.
Мине юатып сөйләнгән
Яңа әкият тыңлыйсы.

Дәү әнкәм җаныннан чыккан
Матур әкият тыңлыйсы...

Available translations:

Tatarish (Original)