Кара таш ник дәшми?

Category: Poetry
(Баллада)

«Юк мин өстен, — диде ак мәрмәр, —
Сезнең һәммәгездән,
Элладаның данлы үткәне
Атлый минем эздән.

Тарихтагы бөтен матурлыкның
Җансыз игезәге мин,
Дөньядагы иң бай сарайларның
Яме, бизәге мин.

Аллаларның үлмәс истәлеге — 
Сыны калган миндә,
Микель Анджелоның өтергесе
Сынып калган миндә».

«Юк, мин, — диде яшма, — ташларның
Иң-иң асыл төре — 
Беләсезме минем өстемдәге
Сызыкларның серен?

Укып карагыз, бу «чөй хәреф» тә,
Иероглиф та түгел.
Гарәп кылычы өстендәге серле,
«Лям-әлиф» тә түгел.

Кешеләрнең серле киләчәге — 
Язмыш сызыгы бу,
Тарихтагы кызык серләрнең дә
Иң-иң кызыгы бу».

Түзә алмады шунда яшен ташы:
«Сез бит җирдән, — диде, — 
Ә мин күктән, минем әһәмият
Тагы да тирән, — диде.

Күк юллады мине сез ташларга
Баш булырга җирдә,
Кеше миңа кәгъбә дигән изге
Җирдән урын биргән.

Күпме халык шунда яныма килеп
Үбеп китә мине,
Кайсың белә җирдә изгелектә
Менә миңа тиңне?»

Бөтен ташлар үзен-үзе мактап
Масаешып туйды.
Масаймасалар да, кайберләре
Бер сүз кушып куйды.

Мактануда кайсы өстен чыгып,
Горурлыкка талды,
Ышандыра алмый, кайсы шунда
Көлке булып калды.

Шундыйларның берсе болай диде,
Сынатмаска теләп,
Үз исемен артта калдырмаска,
Хурлатмаска теләп:

«Без һәммәбез үзенең барын-югын
Әйтеп салды монда,
Ә ник менә кара чуерташы
Дәшми калды монда?

Безнең белән бүген сөйләшергә
Дәрте юкмы әллә?
Безнең алда бер дә мактанырлык
Рәте юкмы әллә?

Мактануда артта калырыңны
Алдан сизеп алсаң,
Серне бирмәс өчен, мәгълүм инде,
Дәшми калу ансат.

Дәшмәсә дә, ачык күренеп тора
Гади таш бит инде,
Кая анда, әйтик, гүзәллектә
Ак мәрмәргә тиңлек?

Кая аның яшманыкы төсле
Серле сурәтләре?
Кая аның яшен ташы кебек
Изге сыйфатлары?

Бөтенесе борылып карадылар
Кара ташка шундук.
Бөтенесе аннан җавап көтте,
Тынлык. Тавыш-өн юк...

Гасырларның авыр кайгыларын
Тыңлап узган бу таш.
Ул утырган шулай дәшмиенчә
Бик күп чорлар тоташ.

Ул утырган кайгы диңгезендә
Сүзсез утрау булып,
Мең-мең еллар җанда әйтелмичә
Калган сорау булып.

Ач дулкыннар ярсып килгәннәр дә
Моңа сыенганнар.
Усал җилләр моңа сугылу белән
Кинәт тыелганнар.

Һәм яшеннәр утлы сөңгеләрен
Шунда туктатканнар,
Күк күкрәүләр аның күкрәгендә
Бала йоклатканнар.

Тынар урын тапмый, адашкан
Күп сораулар, туктап,
Тыныш тапкан шунда, алар өчен
Бу таш булган нокта.

Дөньяның иң үзәк дәүләтендә,
Җирнең маңгаенда,
Шул дәүләтнең үзәк шәһәренең
Үзәк мәйданында

Бер чардуган тора көрән таштан,
Дүрткел баскычсыман,
Каплый алмый аны караңгы төн,
Каплый алмый томан.

Ул зур түгел, әмма дөньяга ул
Зурлык булып тора,
Биек түгел, әмма бөтен дөнья
Аны күреп тора.

Анда йоклый җирнең зур кешесе
Мәңге йокы белән,
Тик үтүче моннан кабынып үтә
Яшәү уты белән.

Аннан үтә меңнәр, миллионнар
Акрын гына, дәшми,
Бу дәшмәүдә күп сүз, чөнки монда
Үлемсезлек яши.

Юксынмасын таулар, кыялар
Ташлар ярларында.
Кара таш шул бөек чардуганның
Ишек маңгаенда.

Дүрткел итеп тигез киселгән ул,
Көзге кебек керсез,
Һәм өстендә аның «ЛЕНИН» дигән
Биш хәрефле бер сүз.

Һәм кара таш дәшми, үткәннәрне
Кузгатуны сөйми.
Маңгаена язган бер сүз чөнки
Бөтенесен сөйли.

Available translations:

Tatarish (Original)