Казаным

Category: Poetry
Казаным, Казаным!
Җир йөзендә синнән
Матуррак калалар
Күп алар! Мин беләм
Рим, Парижлар данын...
Күңелем аларның
Берсенә генә дә
Алыштырмас сине,
И минем Казаным!

Казаным, Казаным!
Яңарган урамың...
Татар һәм рус сүзе
һәр якта яңгыравын
Мин тыңлап барамын,
Кремль диварын
Сәламләп Иделем
Дулкынын уйната —
Бу минем Казаным!

Казаным, Казаным!
Болагың, Болгарың,
Чокырлы юлларың
Тыңлаган Тукайның
Ютәлләп узганын...
Ул бүген бакчада,
Металлга төренеп,
Киләчәкне күзли -
Бу минем Казаным!

Казаным, Казаным!
Мәйданда Ильичым
Күзәтә шәһәрнең
Зураеп, яңарып
Гел үсә барганын.
Шат яшьлек шәһәре,
Зур юллар шәһәре,
Шат җырлар шәһәре
И минем Казаным!

Available translations:

Tatarish (Original)