Кемгә сөйлим серләремне

Category: Poetry
Кемгә сөйлим серләремне,
Йөрәгем ялкын кебек,
Ялкынланган йөрәгемә
Берәү бик якын кебек;

Аның өчен кырлардагы
Чәчәкләр җитмәс кебек,
Чәчәкләр дә йөрәгемне
Аңлатып бетмәс кебек.

Ул үзе дә төн йокысыз
Мине уйлыйдыр кебек...
Янып сөймәсәң, яшьлекнең
Яме булмыйдыр кебек.

Available translations:

Tatarish (Original)