Кеше кайчан ямьсез?

Category: Poetry
— Кеше кайчан ямьсез була?
— Күз яшереп сөйләшкәндә,
алдын-артын карамыйча,
потлап вәгъдә өләшкәндә;
көнләшкәндә башын җуеп,
үз-үзенең шәүләсеннән —
шәүләсе озын булганга
аның карсак гәүдәсеннән.

— Кеше кайчан ямьсез була?
— Рәхмәт әйтә белмәгәндә;
синең йөрәк гозереңне
колагына элмәгәндә;
көлмәгәндә кеше белән
халык күңел ачкан чакта,
кара гына эзләгәндә
күз яшеннән калган тапта.

— Кеше кайчан ямьсез була?
— Сабыйларга акырганда,
ата-анасын, дусларын
бусагасыннан борганда;
торганда сынын катырып
сырты чыккан карт алдында,
күзенең нуры сынганда
йөрәгендәге салкыннан.

— Кеше кайчан ямьсез була?
— Хак булса да мактанганда —
буш куыклар күктә шартлап,
төкерек булып тамганда;
акланганда шакшы кулын
чит чабуга сөртә-сөртә;
яшәгән чакта күршесен
озын акча белән үртәп.

— Кеше кайчан ямсез була?
— Үзенә дан даулаганда,
гөнаһлы ачык кочакны
матур яба алмаганда;
алдаганда яшен-картын,
ант сулары эчә-эчә,
өмет таптауның җинаять
икәнлеген дә белмичә.

— Кеше кайчан ямьсез була?
— Үзен матур санаганда;
уртак табын табагыннан
мулрак калҗа сайлаганда;
бәйләнгәндә юк-бар өчен,
янаганда, кизәнгәндә —
кешелеген югалтуын
күрмәгәндә-сизмәгәндә!..

Available translations:

Tatarish (Original)