Кичә-көндез галимләрне...

Category: Poetry
Кичә-көндез (собхы-шам) галимләрне тот белеш.
Галимләр катыннан сөрсәләр, катына отры йылыш.
Йырактан, күрсәң аларны, катына килеб, кул алыш.
Күңелен алыб, көн дә кил, бер вакыт булма чалыш.
Галимләрнең хәлен соргыл атнада, һәрбер айда.
Хәлен сораб, хәйер иткән — бу заманда мондый кайда?!
Бирә күргел, малың булса, булса пул, йә баглы тай да,
Аңлаб алгыл бу сүземне, хафаны итрерсән шәйда.

Собхы-шам — кичә көндез.

Available translations:

Tatarish (Original)