Килсәнә

Category: Poetry
Былбылкаем минем, килсәнә!
Кулларыңны кулга бирсәнә,
Кара каршы килеп бер гөрләшик,
Гөрләү чараларын күрсәнә!
   Җирдән бизгән минем йөрәгем, 
   Җилгә очты бөтен теләгем, 
   Яраларым көчле, кил, җиләгем, 
   Йөрәк дәваларын бирсәнә!..

Күгәрченем, монда калсана,
Күзләремә хәят салсана,
Йөрәк дуслыгының чынлыгына
Биргән бүләгемне алсана!
   Чуалган ла бөтен уйларым, 
   Югалган ла иркен туйларым, 
   Бар ямемнең шаһы, кил, чибәрем, 
   Бәхтем кояшыдай янсана!

Сандугачым, кире кайтсана,
Бәйрәм шәмкәйләрен яксана,
Ахыргы сүз булсын, кил, шушында
Әйтер сүзләреңне әйтсәнә!
   Акмас инде хәзер яшьләрем, 
   Каткан инде минем башларым, 
   Үлсәм үлим шунда, кил, аппагым, 
   Җылы кочагыңны ачсана!..

Хәят — тереклек.
1923

Available translations:

Tatarish (Original)