Көймәдә

Category: Poetry
Күтәр күңелләремне,
Ки алсу күлмәгеңне,
Кисәң алсу күлмәгеңне,
Алалмыйм күзләремне.

Әйдә утыр көймәгә,
Карама су тирәнгә.
Суларда дулкын тирбәлә,
Дулкынланам сөйгәнгә.

Сулары ла сулары,
Көймәдә барулары,
Көймәләрдә барган чакта
Йөрәкнең янулары...

Үзәкләрем өзелә,
Бәгърем, белмисең генә,
Таңга — Чулпан, Айга — Зөһрә,
Миңа шатлык син генә.

Available translations:

Tatarish (Original)