Көлегез, көлегез

Category: Poetry
Кояш бөтен кешегә дә
Бертигез көлеп карый;
Көлү бит ул гөнаһ түгел,
Начальникка да ярый.
    Көлегез,
    Файдасы күп, белегез!
Сау-сәләмәт, таза була
Шаярган, көлгән кеше;
Көлеп эче авыртса да,
Авыртмый бүтән төше!
Көлеп карасын иренә
Кайчакларны хатын да,
Ирләр дә уйлап карасын
Бер елмаю хакында...
Елмаймыйбыз, дип кыстатса
Әгәр йөзе чытыклар,
Күңел кабыргаларына
Бу җыр төртеп кытыклар!
Тырышыйк, зур өлеш кертик
Без көлү өлкәсенә,
Тик үзебез генә калмыйк,
Әй, адәм көлкесенә!..
    Көлегез,
    Файдасы күп, белегез!

Available translations:

Tatarish (Original)