Комбайнчы

Category: Poetry
Җый, комбайнер, җый
Иген уңышын!
Чәчәккә бизә
Илнең тормышын.
Арыш башлары
Түбән иелгән.
Дулкынлана ул
Җәйге җил белән.
Шаула, комбайн,
Шаула көн саен!
Сине киң кырлар
Көтте масаеп.

Мул уңышыбыз
Чиста җыйналсын!
Бер генә башак та
Җирдә калмасын!
Шаулат, комбайнчы,
Шатлык җырларын.
Яңгырап торсын
Иген кырлары.
Җый, комбайнчы, җый
Иген уңышын!
Уңышлар бизи
Илнең тормышын.

Available translations:

Tatarish (Original)