Күзең тими миңа

Category: Poetry
Синең күзең тими миңа. Тими!
Синең күзләр мине дәвалый —
тамырыма дару булып ага
күз нурыңның җылы дәвамы.
Эретә ул җанның бозын, тозын
һәм агыза күздән яшь итеп.
Кагыл әле бүген кашларыма —
килә бүген минем яшисем
иренеңдә синең тамчы булып,
чагылдырып кичке эңгерне.
Үрел әле, үрел миңа үзең —
күзләреңне үбеп сүндерим,
йә чынлап та алар миңа тияр! —
шундый итеп карап куясың,
әйтерсең лә минем күздә — җәннәт,
әйтерсең мин — бәхет оясы!

Available translations:

Tatarish (Original)