Курыкмагыз

Category: Poetry
Бу көзләрне тагын күрми калдым,
Тоймый калдым якты сагышын.
Мин җәйләрдән туры кышка кердем,
Кыштан җәйгә үтеп барышым.

Мин язларсыз,
Мин көзләрсез яшим —
Ул фасыллар сине яшергән.
Тик бер кабат яз күрергә телим,
Ник куркасыз кышкы яшеннән?!

Available translations:

Tatarish (Original)