Кыйтга

Category: Poetry
һөҗүм иткән фәләк җир-җир корып дам...
Ишет милләтнең ул фөрьяд вә зарын!
Сине бер хам тимер зан кылган ул хам...
Чыгар кындан каләм - тел зөлфикарын!

Фәләк — тәкъдир, язмыш.
Җир-җир — һәр җиргә.
Корып дам — ау, тозак корып.
Фөрьяд — елау-сыктау тавышы.
Хам тимер — эшләнмәгән чи тимер.
Зан кылган ул хам — дип исәпләгән ул үзе хам дигән мәгънәдә.
Тел зөлфикарын — тел кылычын.

Available translations:

Tatarish (Original)