Кызыл маяк

Category: Poetry
Җилләр исә. Диңгез, чеп-чеп итеп,
Киң ярларга бәрелә-кагыла...
Чайкалышып дулкын бер-бер артлы
Берсен куа... берсе тагыла...

Әнә еракларда «Кызыл маяк»,
Нәкъ йолдыздай яна... ялтырый...

Диңгездәге юлчы аңа карап,
Алга бара... изге юл сорый...

Курыкма син, юлчы! Әйдә алга!
Әнә маяк, көрәш юлы ул...
Әнә маяк, ул бит яңа хәят,
Алда кызыл - шуның нуры ул...

Available translations:

Tatarish (Original)