Мәрмәр тавы башында

Category: Fiction prose
Genre: Fairy-tales

Бер бик ярлы кеше булган. Ул читкә эшкә чыгып киткән. Чыгып киткән дә, озак кына йөргәч, бер шәһәргә җиткән. Шул шәһәргә кергән дә бер тыкрык буенда утырып тора икән. Шунда бер кеше килә дә сорый:

– Нишләп торасың монда? – – ди. Егет әйтә:

– Белмәгән җирдә кыен икән, ашарга да, эчәргә дә юк. Эш булмасмы дип торам әле, – ди.

Теге кеше әйтә:

– Улым, ди, миңа кеше кирәк иде. Елына күпме сорыйсың? – ди.

– Нинди эш бит, – ди.

– Миндә эш юк. Миңа барсаң, үзең дә рәхәтләнерсең, – әле ди.

Ярар. Карт моны ияртеп кайта. «Чишен, улым, киемнәреңне», – ди. Бар киемнәрен чишендереп ташлый. Моңарга яхшы материядән костюм тектереп бирә. «Ки шуны», – ди. Ашам-лык-эчемлек хәзерләнгән моңарга, шундый ата-баба күрмәгән ләззәтле ашлар. Ашадылар-эчтеләр. Шуннан:

– Бар, улым, мунчага, менә сиңа бер кыз, – ди, бик әйбәт бер кыз китерә. Егет тартынып тора.

– Бар, улым, бар, бездә гадәт шулай, – ди. Шушы кыз белән мунча керегез дә көне буе дачада йөрегез, – ди.

Егет уйлый:

– Элекке заманда, чикләвек төше ашатып симертеп, кешеләрне суя торган җирләр бар дип сөйлиләр иде. Әллә мин шунда килеп эләктемме? – ди.

Болар кыз белән йөреп кайттылар. Бер ай буенча шулай һәр көнне икенче бер кыз белән моны мунча керттеләр, һәр көнне киемнәрен алыштырдылар. Ярар. Бер ай үтте. Бер ай үткәч: «Улым, – ди карт, – менә бу атны җик, кырга барабыз», – ди. Бер атны җигәргә, берсен янга тагарга куша. Аннары алар шул атка утырып, сахрага чыгып китәләр. Барып җиттеләр бер биек тау буена болынлыкка. Тау шулкадәре биек -югары карасаң – – башың каерыла. Карт әйтә:

– Улым, атны анда илтеп туар, монысын мин тотып торам. Аннары минем янга килерсең, – ди.

Егет атны туара да моның янына килә. Карт теге тагылып килгән ат янына бара, кулына нәзек кенә җеп ала. Атны егып суялар. Атның тиресен тунамыйлар, эчен генә алып ташлыйлар. Шуннан карт әйтә:

– Улым, менә шуның эченә кер, мин тегәм. Менә сиңа бер пычак. Шуны үз яныңа куй, – ди.

Егет ат эченә кереп ята. Хуҗа теге нәзек җеп белән тегә. Шуннан әйтә:

– Тау башыннан тәвә-тәвә кошлар төшәрләр, сине алар тау башына алып менәрләр. Шуннан, – ди, миңа бер олаулык таш ташларсың.

Егет сорый:

– Мин аннан ничек төшәрмен, – ди.

– Мин сиңа юл күрсәтермен, – ди.

Хуҗа кырыйга китте дә, тау башыннан тәвә-тәвә кошлар төшеп, тегене тау башына алып менделәр. Ярар. Егет кошларның үзен җиргә куйганын белә дә, пычак белән җепне кисеп, атның эченнән чыга. Чыгадыр да хуҗага бер олауга җитәрлек мәрмәр ташлары ташлый. Теге хуҗа шуның белән баеп ята икән, аның эше шул икән.

Бервакыт хуҗа түбәндә ак яулык күрсәтә:

– Җитәр, ташлама, – ди. Егет кычкыра:

– Бабай, мин каян төшим, – ди.

Картка егетнең тавышы бик әз генә ишетелә. Карт яулыкны таякка бәйли дә:

– Төшәргә юл юк, шунда гына кал, – дип егеткә селкә. Кич булып килә. Егет анда чаба, монда чаба, кая да бара

алмый. Арысланнар, юлбарыслар тавышы ишетелә башлый. Адәм сөякләре күренә, егетнең эченә кайгы керә. «Шунда бетәм икән, ди, мине шуның өчен кадерләгән икән», – ди. Йөрде-йөрде дә бер якка таба китте. Үзе кая барганын да белми инде. Шулай бара торгач, барып җитте бу бер йортка. Ни күрсен, ап-ак сакаллы бер карт утыра. Карт күрә дә егетнең каршысына чыга. Чыгадыр да:

– Йә, улым, син каян килдең? – ди.

Бу башыннан үткәннәрне сөйләп бирә, елый. Карт әйтә:

– Ярар, елама. Бергә торырбыз. Мин дә синең кебек менгән кеше идем, – ди.

– Бабай, – ди, моннан төшеп буламы соң? – ди.

– Юк, ди, моннан төшә алмыйбыз. Мин үләрмен, син калырсың, ди. Мин, улым, шул киекләргә, кошларга патша булып торам. Картайганчы шунда калырбыз, – ди, үзе китәргә ашыга бу. – Улым, – ди, минем җыелышка барасым бар. Киекләрнең, кошларның җыелышы була. Шунда өч көн йөрермен. Син монда торып тор, – ди.

Шуннан бер тимер ишек күрсәтте, аны зур йозак белән бикләгән. «Моны ачма», – диде.

Ярар. Бу китте өч көнгә. Ялгыз кешегә бу өч көн бик озак тоела. Егет уйлый-уйлый да теге тимер ишекне ачарга була. Бара да ачып карый. Ачып караса, шул сарайның эчендә сөт кебек ак диңгез, тирәсе ямь-яшел камыш. Егетнең исе китте.

– Кара әле, – ди, гаҗәпләнеп, тамашага кала. Ул да түгел, камыш тирәсендә өч ак күгәрчен лыпыр-лыпыр очып йөри башлыйлар. Шуннан алар бер төшкә барып кундылар да өч кыз булдылар. Теге сөт кебек ак диңгезгә төшеп коенырга, юынырга тотындылар. Егет моның берсенә гашыйк булды. Шундый матур инде теге кыз.

Ярар. Шулай булганнан соң капканы ябадыр да йозакны үз урынына бикләп куядыр. Үзе шуннан соң ашаудан да, эчүдән дә кала. Гел шул кыз турында гына уйлый. Тәмам саргайды инде. Бабай кайтты. Кайтты да күрде – егет саргайган.

– Ни булды? – ди.

– Авырыйм, саулыгым юк, – ди егет. Тора-бара ул бабайга хәлне сөйли. Бабай әйтә:

– Әйттем бит мин сиңа, харап булгансың, ди. Улым, алар дию пәриенең кызлары. Алар елга бер генә килеп коеналар. Бер елсыз килми инде алар, ди. Син саргайма, мин сиңа шул кызларны ничек-ничек итеп тотарга өйрәтермен, ди. Алар киләсе елга килерләр. Син, камыш арасында посып торып, чишенгәч кенә теге үзең яраткан кызыңның күлмәкләрен ал. Нишләсә дә бирмә. Шуннан ул синең җәмәгатең булыр, – ди.

Шул вакыт килеп җитә. Ишекне ачып, бабай егетне камыш төбенә кертеп җибәрә. Егет камыш төбенә утыргач кына, теге өч ак күгәрчен, лыпыр-лыпыр очып, диңгез өстендә өч тапкыр әйләнәләр. Аннары чишенә торган урынга төшәләр. Чишенгәч, коенырга кереп китәләр. Егет әкрен генә бара да, үзе гашыйк булган кызның күлмәкләрен алып култык астына кыстыра. Кызлар диңгездән чыгалар. Чыккач икесе киенә, берсенең киемнәре юк.

– Кем алды? Ни сорасагыз шуны бирер идем, – ди.

Егет мыштым гына утыра, бернәрсә дә әйтми. Теге ике кыз киенделәр дә, кайта торыйк, дип киттеләр. Кыз үзе генә калгач, егет чыкты. Кыз әйтә:

– Бир, егет, күлмәгемне, – ди.

– Бирмим, – ди.

Егет үзенең камзулын кигезде дә кызны бабай йортына җитәкләп алып кайтты. Бабай үзләренә никах укыды. Шуннан кыз бик әйбәт хезмәт итә башлады. Бер заман бу егет ишек төбенә чыкты да моңланып утыра. Ул ата-аналарын, туган илләрен уйлый. Бераз елап та алды. Кыз әйтә иренә:

– Әллә өеңә кайтасың киләме? – ди.

– Кайтасым килә шул. Моннан кайтыр хәл юк, – ди. Болар бик тату торалар үзләре. Хатыны әйтә:

– Кайтасың килсә, мин сине атаңнарга алып кайтам, – ди.

– Ничек кайтабыз, монда таудан төшәр хәл юк, – ди егет.

– Күлмәгемне киим дә, аркама ябыш, күзеңне йом, – ди хатыны.

Егет күлмәкне бирде, хатынының аркасына ябышты, күзен йомды. Алар бер сәгать эчендә аталарының йортына кайтып төштеләр. Егетнең ата-аналары бик куаныштылар. Бик зур итеп туй ясадылар. Болар кайткач, егетнең атасы таш йорт салырга булды. Бабай әйткән иде бит: «Кызның күлмәкләрен кулыңнан ычкындырма», – дип. Егет кызның күлмәкләрен зур сандыкка салып, фундамент астында калдырмакчы була. Йорт сала башлагач, шулай итте дә.

Бу хатын ике-өч ел күлмәкләренең исен дә таба алмый йөрде. Егеттә дә юк, бер җирдә дә күренми. Шулай да кыз бервакыт исни-исни тапты. Фундамент астында калганын белде. Беркөнне кеше күрмәгәндә чыкты да, фундаментны казып, күлмәкләрен алды. Шуннан иренә әйтте:

– Инде, җаным, бәхил бул. Мин күлмәкләрне алдым. Китәм. Син ничек туган илеңне сагынган булсаң, мин дә хәзер шулай сагындым. Ата-анама бер генә бала идем. Бик сагынсаң, якын күрсәң, ничек булса да безнең якка барып чыгарсың, – диде.

Күлмәкләрен кигәч, күгәрчен булып очып китте. Бер ел кайтмый бу. Егет саргайды, кипте, һаман теге кыз исеннән чыкмый. Шуннан егет болай дип уйлый:

– Мин, ди, янәдән теге шәһәргә барып, элекке хуҗама ялланыйм. Ул мине танымас әле, – ди.

Китте чыгып. Тагын теге шәһәргә барып, тыкрык буена утырды. Иске хуҗасы килде, моны танымады, тагын яллап китте. Әүвәлге кебек көн дә яңа кием киендереп, хуҗа егетне бер ай кунак итте. Аннары бер ат җигеп, икенчесен янга тагып, тагын биек тау буена алып китте. Атны суеп, егетне эченә тегеп, моны тагын кошлардан тау башына күтәртте.

Ярар. Кошлар күтәреп менделәр. Егет тә ат эченнән чыкты. Хуҗа аңарга: «Мәрмәр ташы ташла», – дип кычкырды. Егет таш та ташламады, хуҗасына җавап та бирмәде, тизрәк теге бабай янына китте. Сукмак белән бабай янына барып җитте. Күрештеләр, елаштылар, хәл-әхвәл сораштылар. Егет хатынның ничек-ничек китүен сөйләп бирде. Бабай әйтте:

– Улым, тукта. Өчәр-дүртәр йөз яшәгән кошларым, киекләрем бар. Сыбызгы алып чыгып сызгыртыйм да җыйыйм үзләрен. Аны белүчеләр юкмы икән? – диде.

Беләк юанлыгы сөяктән ясалган сыбызгыны муенына киде дә, карт шуны сызгыртып ызба тирәли әйләнде. Аның янына төрле кошлар, төрле киекләр – барысы да җыелды,

Бабай әйтте:

– Сезгә сүзем шул: шундый-шундый дию шәһәрен, – ди, аты белән әйтте, – кайсыгыз белә, әйтегез? – ди.

Арыслан әйтә: «Мин белмим», – ди. Юлбарыс әйтә: «Мин дә белмим», – ди. Шуннан дүрт йөз ел яшәгән дәү кош әйтә:

– Мин ул шәһәрнең кайсы якта икәнен беләм. Әни безне йомырка салып шул якта чыгарды, – ди.

– Алай булса, – ди карт, – менә сиңа әманәт. Шушы егетне анда илт, ул бик тилмергән, – ди.

Теге кош әйтә:

– Анда ут дәрьясы бар. Шул дәрьяны үтәсе бар. Шуны үткәндә түшләрем көяр, бик көч килер. Үтсәм дә синең сүзне тыңлап кына үтәрмен, – ди картка.

Бабай егеткә бирде сәгать: «Кирәге булыр, сакла», – диде. Егет кошның өстенә менеп утырды. Кош егетне һава ярып алып китте. Озак бармадылар, кош әйтте:

– Күрәсеңме, әнә бер кара нәрсә күренә, – диде.

– Күрәм, – диде егет.

– Әни безне шуның башында чыгарды. Ул агачның әйләнәсе алты колач, – диде кош. Аннары шул агачның башына ял итәргә кунды. Ял итте дә тагын күтәрелеп китте. Бу юлы бик югарыга менә инде. Хәзер бит теге ут дәрьясы аркылы үтәргә кирәк.

Кош егеткә әйтә:

– Син, иптәш, йөзтүбән ят, көярсең, пешәрсең. Мин үзем көйсәм дә түзәрмен, ди. Әнә, бер якты күренәме? Шул шәһәр инде ул. Ул бик иләмсез җир. Анда адәми зат юк, анда диюләр генә. Ул шәһәрне, ди, елан чолгаган. Шул елан төш вакытында, нәкъ сәгать уникедә, койрыгын тешләп йоклый. Шул чагында өстеннән чыксаң, аннары котыласың, ди. Шәһәргә кергәч: «Мин – илче», – дип әйтерсең. Шулай әйтсәң, тимәсләр, – ди.

Болар шәһәргә барып җитәләр. Егет сәгать уникене көтеп тора да, сәгать унике булгач, тәвәккәлләп ыргылып чыга. Шуннан аңарга бер дию пәрие очрый:

– Адәми зат, нишләп йөрисең? – ди.

– Мин – – илче, – ди егет. Дию әйтә:

– Син патша янына баргач та илче икәнеңне әйт. Юкса, ашарлар. Бездә тәртип шулай, – ди.

Ул бер алтын сарайга төртеп юл күрсәтте.

Егет алтын сарай янына барып җитсә, теге хатыны моны күрә. Күрәдер дә каршы чыгып моны кочаклап ала. Хатыны сагынып үзе дә кипкән. Ирен алтын сарайга алып керә. Кыз шунда атасы белән әнкәсен дә дәшә. Ул егетне мактый: «Нич сукмады, хурламады», – ди. Бабалары егетне ашаттылар, тәрбия иттеләр, яңадан туй ясадылар. Туйдан соң патша башындагы таҗны егеткә кидертә дә егетне патша итә.

Аннан кайтмак юк инде. Алар әле дә булса гомер итәләр.

Available translations:

Tatarish (Original)